Муниципальное бюджетное учреждение культуры
Межпоселенческая библиотечная система
муниципального района Татышлинский район
Республики Башкортостан
Сельская модельная библиотека села Шулганово
logo
Башҡортостан республикаһы Тәтешле
муниципаль районының муниципаль бюджет
мәҙәниәт учреждениеһы Биләмә-ара
китапхананалар системаһы
Шулган ауылы моделле китапханаһы

Творчество.Юныс Миннемухаметов.

#Ижат
#ЮнысМиннемухаметов
Кәримә (хикәя, 2 бүлек)
Фиданурны алып чыгып китүең гомерлеккә булды, Кәримә. Мин эштә, балалар укуда чакта килеп әйберләрен дә төйнәп алып киткән. Әйе, әнкәй аны акылына килергә чакырган чакыруын, елап та, ялварып та караган, тик…Шул китүдән башкача туган йортының тупсасын атлап үтмәде ул. Дөрес, балалар да, әнкәй дә көттеләр. Нигә яшереп торырга хәзер, минем күңелдә дә Фиданур барыбер бер кирегә кайтыр дигән уй яшәде. Юк, ышаныч түгел иде ул, бары тик бер кечкенә өмет чаткысы иде. Еллар узу белән сүнеп-сүрелеп юкка чыккан чаткы…
Төннәрен качып еласам да, әнкәйгә дә, балаларга да башкача күз яшьләрен күрсәтмәдем. Балаларга әни генә түгел, әти дә булырга тырыштым. Шөкер, әнкәйнең ярдәме, догалары, киңәшләре дә эзсез үтмәде. Әнкәйне дә аңлыйм, ул да минем төсле төннәрен еш кына елап чыккандыр. Ни дисәң дә, олы яшькә җиткәч улың ташлап китеп киленең тәрбиясендә кал инде!Әмма бер җан булып яшәдек без, үз әнием кебек булды ул миңа, шуңа һәрвакыт кәефе күтәренке булсын өчен тырыштым…
Сиңа кичерә алмаслык бер үпкәм калды, Кәримә. Кызыма 15, улыма 14 яшь тулгач әтиләрен күрәселәре килеп сезгә барган булганнар икән алар. Барганнарын белмәдем, әле ике ел элек кенә кызым елый-елый сөйләде ул вакыйганы. Капкадан килеп керү белән әллә нинди алама сүзләр белән куып чыгаргансың нарасыйларымны. “Әти тавышны ишетеп өйдән чыкты, тик Кәримә апаны туктатмады, битараф караш белән бары тик карап кына торды”, – диде кызым авыр көрсенеп, ул хәлләрне бүген булган кебек күз алдыннан үткәреп. “Кайтыр юлда үзем елыйм, үзем энем Камилне юатам, – дигән иде кызым Раузам, – авылга кайтып җитәрәк сиңа, дәү әнигә дә берни дә сөйләмәскә сүз куештык!” И, балакайларым. Әти кирәк иде шул аларга, әти назы, әти сүзе, әти җилкәсе. Әни кешенең мәхәббәте никадәр генә олы булса да, әти назы башкарак шул. Шул наздан мәхрүм иттең балаларны, Кәримә. Ансын кичерә алмыйм. Бәлки шушы сүзләрне әйтү – гөнаһтыр, булса булыр. Гөнаһ булса, минем өстә калыр. Шул вакыйгадан соң булгандыр инде, үзгәреп киткәннәрен сиздем мин балаларның. Олыларча тота башладылар үзләрен. Фиданурны телгә алудан туктамасалар да, сирәгәйде андый чаклар. Аптыраган инде башта, менә еллар үткәч сер капчыгы чишелде…
Әнкәй дә баштарак еш кына улын искә төшерсә дә, соңгы елларында исемен әйткәне булмады. Билгеле, эченнән янган, көйгән инде бахыр. Дөньяда булмаган хәл бит. Әмма язмыштан узмыш булмаган кебек, чынбарлыкны үзгәртергә дә адәмнең кулыннан килми. Йөреп торган җиреннән бер мизгелдә ахирәткә күчте кадерлем. Кич көтү кайтыр алдыннан янына чакырып китерде дә, риза-бәхиллеген биреп мәңгелеккә күзләрен йомды да куйды. Бик зур югалту булды әнкәйнең үлеме. 30 ел эчендә иң якын кешем иде ул минем. Терәгем дә, киңәшчем дә, акыл баганам да. Менә шул мизгелдә инде мин чыннан да үземне бар галәмдә япа-ялгыз калган төсле хис иттем. Рауза кияүдә, ире, балалары белән шәһәрдә гомер итә. Камил дә армиядән соң институтның соңгы курсында белем алып йөри. Дәү әниләренең үлем хәбәрен ишетү белән балаларым кайтты, тик Фиданур гына килмәде. Башында нинди уйлар булгандыр, ансы инде миңа караңгы. Тик газиз анасын соңгы юлына озатырга үзенең туган йортына күрше авылдан килә алмаган, чынлыкта исә килергә теләмәгән ирне мин генә түгел, бар авыл халкы аңламады. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәл иде бу. Әйе, зиратта, әнкәйнең җәсәден кабергә төшергән вакытта, пәйда булган ул, тик авылдашлары да, улым да аңа күтәрелеп тә карамаганнар, исәнләшү түгел, зиратта Фиданур атлы бәндә юк дигән кебек тотканнар үзләрен. “Башын иеп карап торды да, дәү әнине күмеп бетергәч тә, борылып зираттан чыгып китте”, -диде улым. И, Фиданур, Фиданур. Нинди үзгәрешләр булды соң синең башкаеңда, күңелеңдә, җаныңда? Ни кылганыңны аз булса да аңладыңмы соң син исән чакларыңда? Белмим…
Фиданурны ияртеп алып чыгып киткәннән соң, теләсәк тә, теләмәсәк тә, “изге җанлы” кешеләр сезнең хакта хәбәрләрне ишеттереп кенә тордылар, Кәримә. Балагызның үле туганын да әйттеләр. Сөенгәсездер, дип уйлый күрмә, сөенмәдек, Кәримә. Ул баланың безнең алда бер гаебе дә юк иде. Киресенчә, җәл булды сабый. Безнең хакта, балалар хакында әйткән “матур” сүзләреңне дә иренмичә генә җиткереп торучылар табылып торды. Тик без аларга колак салмаска сүз бирдек әнкәй белән. Бары тик балаларны гына курчаладык, аларның саф, чиста җанын яралыйсы килмәде. Без сакласак та, яраланган булган икән шул күңелләре, йөрәк парәләремнең…
Фиданур чирләп, тора алмый башлагач та, мине каргап ах иттең, Кәримә. Фиданурның чирендә минем нинди гаебем бар иде соң? Каргыш төшми, рәнҗеш төшә, дигәннәрен ишеткәнең булмаган ахры синең. Әнкәй дә күңеленнән рәнҗегән булгандыр Фиданурга, минем дә андый чакларым булды, ансын яшереп тора алмыйм. Балаларның күз яше дә барыбер бер тота диләр бит… Ярый озак ятмады инде бахыр, чире көчле булгандыр, әнкәйдән соң бер ел да тормады. Монда да зур ялгышлык кылдың, Кәримә. Әтиләренең үлемен балаларга хәбәр иттермәдең. Җирләп ике көн үткәч кенә сезнең авыл хатыны кибеттә күреп улыма әйтте. Бардык без балалар белән әтиләренең каберенә. Өчебез дә аңа карата үпкә-ачуыбыз юк икәнен әйтер өчен бардык. Бәхилләшеп кайттык Фиданур белән. Күңелнең иң яшерен почмагында яткан теге өмет чаткысы нәкъ менә шул мизгелдә юкка чыкты да инде…
Кәримә, Кәримә… Яшен уты кебек кенә секунд эчендә яктырып үткән мизгел төсле кыска кеше гомерләре. Бүген генә сабый баласың, күз йомган арада инде ап-ак чәчле карчыкка әйләнәсең дә куясың…Соңгы сулышыңны алганда иреннәреңә су тидереп торырга кешең булды микән соң? Әйтеләсе актык сүзләреңне тыңларга, риза-бәхиллегең бирергә якының булдымы икән? Күңелеңне ачып берәрсенә бушана алдың микән? Әллә инде дөньялыкта кылган бар ялгыш-хаталарың үзең белән алып киттеңме? Хөкем итәргә җыенмыйм сине, Кәримә. Ялгышларсыз яшәгән кеше җир йөзендә юктыр ул. Әмма тәүбәгә килсәң, җан да чистарына, күңел дә яктыра диләр иде элек олылар. Тәүбә итәргә өлгердеңме икән, шунсы өчен генә борчылам. Теләгем бер: сират күперләрен үткәндә җиңеллек бирсен сиңа Ходаем. Тар каберләрең киң, караңгы гүрләрең якты булсын. Безгә үпкәләп китмә, Кәримә. Хуш, бәхил бул…”
Аш бүлмәсеннән залга чыккан Айгөл зүрәнисенең һаман да кузгалмыйча шул ук урында утырганын күреп бер аптыраса, җыерчыклы бите буйлап агып инде кибәргә өлгергән күз яшьләре эзен күреп икенчегә аптырады. Ә инде зүрәнисенең иреннәре дерелдәп нидер пышылдаганы аны сагаерга мәҗбүр итте. “Хуш, Кәримә, хуш мәңгелеккә…” Бу сүзләрне аерым-ачык ишетте оныгы. “Нигә генә әйттем соң Кәримә әбинең үлеме хакында!” – дип Айгөл кабаттан эченнән үзен битәрләп алды. Оныгын күргәч, Сәлимә карчык аңа таба борылып карады, аннары елмайгандай итте. “Кызым, әтиеңнәр кайтмадымы әле?” – дип сорап куйды. “Озакламый кайтып җитәрләр инде, зүрнәй, -диде Айгөл, зүрәнисенең кәефе күтәрелгәнгә сөенеп. – Чәй эчеп аласың килмиме?” “Юк, кызым, рәхмәт. Балалар кайткач, бергәләшеп туенырбыз”, – диде Сәлимә һәм көндәгечә күңеленнән Ходайга рәхмәтләрен юллады: “Илаһым, акыллы балаларым, оныкларым, бәхетле картлыгым өчен мең шөкер! Белеп һәм белмичә кылган хата-ялгышларым өчен кичерә күр, иманымнан аерма, якыннарымның башларыннан акылларын алма, күңелләрендәге рәхим-шәфкатеңне мулдан кыл, Раббым!”
Юныс МИННЕМУХАМЕТОВ